news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия этнография музее фондына борынгы татар кулъязмалары тапшырылды

Санкт-Петербургта Идел һәм Урал буе татарларының XIX һәм XX гасыр башы традицион мәдәниятенә багышланган даими экспозиция эшли.

Россия этнография музее фондына борынгы татар кулъязмалары тапшырылды
Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Европада иң зурлардан саналган Россия этнография музее фондларына берничә экспонат тапшырды. Бу хакта бүген Facebook сәхифәсендә язган.

2019 елның декабрендә Россия этнография музеенда Идел һәм Урал буе татарларының XIX һәм XX гасыр башы традицион мәдәниятенә багышланган даими экспозиция ачылды.

Ул Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән музей тарафыннан оештырыла һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ачыла. Анда Санкт-Петербург халкы һәм кунаклары татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре, бай мәдәнияте белән таныша ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100