Тинчурин театры Мәдәни универсиада кысаларында спектакльләр форумын дәвам итә

Бүген тамашачыга Туфан Миңнуллинның “Төш” мелодрамасы тәкъдим ителгән

 (Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәдәни универсиада кысаларында спектакльләр форумын дәвам итә. Бүген тамашачыга Туфан Миңнуллинның “Төш” мелодрамасы тәкъдим ителгән.

Бер-берсен өзелеп сөйгән ике йөрәк – Елена белән Камил кавышалар. Инде дөньяда алардан да бәхетле кеше юк. Чөнки алда күпме бергә каршылыйсы алсу таңнар, киләчәккә якты өметләр, татлы хыяллар... Ләкин гаилә кояшын бик тиз кара болытлар каплый. Бәхет иленә алып барырга тиешле сукмак, нигәдер аларны упкын читенә китерә. Кем гаепле? Сәбәп нидә? Төрле менталитет вәкилләре булудамы? Әллә дөньяга караш, эчке халәтләрнең үзара тәңгәл килмәвендәме?..

Тере музыка, бихисап халык җырлары яңгыраган әлеге спектакль тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап эзли.

Спектакльне РФ атказанган артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин сәхнәләштергән. Рәссам-сәхнәгә куючы – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Роман Моров. Композитор һәм аранжировка авторы - Чыңгыз Абызов. Хореограф – ТР халык артисты Ләйсән Хәмәтова. Хормейстер – Резедә Шакирова.