news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Шүрәле хыяллары һәм куркулары» күргәзмәсе ачыла

Күргәзмәдә авторның заманча иҗаты, Тукай геройларына һәм татар мәдәниятенә яңа карашы чагылыш таба.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь рәссам Данил Әхмәтшинның «Шүрәле хыяллары һәм куркулары» эксперименталь сәнгать эшләре күргәзмәсе ачыла.

Тукай музее директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итүенчә, күргәзмәдә авторның заманча иҗаты, Тукай геройларына һәм татар мәдәниятенә яңа карашы чагылыш таба.

Данил Әхмәтшин 2015 елдан «Шуралестан» сериясе буенча эшләгән. Аның рәсемнәре гомуми концепция буенча эшләнгән. Рәссам төрле мәдәни контекстларны тоташтыра — татар, рок-музыкаль, туган якны өйрәнү, кинематография контекстлары берләшә. Аның хезмәтләрендә татар эстрадасы, рок-музыка, Шүрәле, Су анасы, Һади Такташ, Гаяз Исхакый, Эйб Сапиен, грайндхаус, Супералиса, Тукай, ретро-фантастика бергә үрелеп бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100