“Музыкаль десант” районнарга җыена

“Музыкаль десант” районнарга җыена

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Август аенда Татарстан шәһәр-районнарындагы барлык Боз сарайларында “Музыкаль десант” дигән супер тамаша узачак.

“Барс-Медиа”ның җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге хезмәткәре Ләйлә Зотованың “Татар-информ”га хәбәр итүенчә, тамашалар августның 9ында – Нурлатта, 10сында – Мамадышта, 11ендә – Актанышта, 12ендәә - Җәлилдә, 16нда – Алабугада, 17сендә – Түбән Камада, 18ендә – Әлмәттә һәм 19ында – Яр Чаллыда үтәчәк.

Анда җырчылар Фәрит Таишев, Мәликә, Хомай, Ландыш Нигъмәтҗанова, Шәкүр, Иркә, Салават Миңнеханов, “Эссе”, “Айфара”, “Дөбер-Шатр” төркемнәре, Дилә Нигъмәтуллина, Эльнара Нурмөхәммәтова, Илназ Сафиуллин, Гөлназ, Артур Хафизов, Сөмбел Билалова, Ленар Сәйфиев, Альбина, Булат Җиһаншин, Румия Фәтхетдинова һәм башкалар катнашачак.