news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Туймазы районында сәнгать бәйрәме башланды

^Туймазы районында сәнгать бәйрәме башланды

(Уфа, 9 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы районындагы Собханкул авылында бүген «Чишмәләр» дип исемләнгән республика халык иҗаты фестивале башланып китте. Башкортстан Мәгариф министрлыгының Укучы яшьләр мәдәнияте республика үзәге тарафыннан оештырылган бу сәнгать бәйрәмендә республикадагы һөнәри белем бирү училищелары һәм лицейларында эшләп килүче иҗат коллективлары, җәмгысе 10 фольклор сәнгать төркеме катнаша.

Собханкул авылында үтүче сәнгать бәйгесе Бөек Җиңүнең 60 еллык юбилеена һәм башлангыч һөнәри белем бирү челтәре булдырылуга 65 ел тулуга багышлана. «Чишмәләр» сәнгать фестивалендә катнашкан ун иҗат коллективының дүртесенең саф татар җырчыларыннан торуы аеруча игътибарга лаек. Фестиваль иртәгә дә дәвам итәчәк һәм анда уңышлы чыгыш ясаучыларга истәлекле бүләкләр, Мактау кәгазьләре тапшырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot