Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әтнә театры артистлары «Солдатка өмете» дигән шигъри видеофильм төшергән
Дамир Сидеевның 9 минутлык видеофильмы ире хәбәрсез югалган татар хатынының кичерешләре турында.
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Җиңү көне уңаеннан Әтнә театры артисты Дамир Сидеев кыска метражлы фильм төшергән. Видеофильм театр аккаунтына урнаштырылган.
«Солдатка өмете» дип исемләнгән видеофильм сугышта хәбәрсез югалып, туган якларына кайта алмый калган солдатларга багышланган. Ул Алинә Сидеева шигыре нигезендә төшерелгән.
9 минутлык видеофильм ире хәбәрсез югалган татар хатынының кичерешләре турында.
Төп рольдә — Алинә Сидеева үзе. Шулай ук театр артистлары — Айдар Вәлиев һәм Зиннур Һадиев. Фильмда Әтнә балалары Галиәскәр Сидеев, Закир Һадиев, Раяз Сәләхетдинов катнашкан.
«Шунысы куанычлы — фильмда катнашкан артистлар да үзебезнең театрдан. Дамир һәм аның командасы фильмны төшерүдә ярдәм иткән затларга үзләренең рәхмәтен җиткерә», дип яза театрның матбугат үзәге.
Фильм төшерүдә Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин, Әтнә туган якны өйрәнү музее директоры Эльмира Гыйләҗева, Яңа Кырлайдагы Тукай исемендәге дәуләт әдәби-мемориаль комплексының музей директоры Дамир Абдуллин һәм башкалар өлеш керткән.
Фильмның операторы — Артур Солтанов, тавыш операторы — Динур Сәмигуллин, грим салучы — Әнисә Шакирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз