news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов татар язучысына өйдә торганда күбрәк укырга киңәш итә

Галим язучының дөнья әдәбиятын начар белүен татар әдәбиятының йомшак ягы дип саный.

Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов татар язучысына өйдә торганда күбрәк укырга киңәш итә
Солтан Исхаков

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов үзизоляциядә утыру вакытын әдипләребезгә файдага дип саный. «Татар-информ» хәбәрчесе белән ул шушы фикерләре белән уртаклашты.

«Бүгенге татар язучыларының татар әдәбиятында да чагыла торган йомшак урыны — үткән әдәбиятыбызны, башка халыклар әдәбиятын чагыштырмача аз белүләре. Язучыларыбыз үзизоляциядә утырган вакытларын интернет ашамы, үз китапханәләрендәме — әдәбиятны күбрәк укырга тотсыннар иде», — дип киңәш бирә ул татар язучыларына.

«Бу вакыт язучы кешегә үзен баетырга ярдәм итә. Дөнья ыгы-зыгыларыннан арынып тынычланырга була. „Мин кем?“ дип уйланырга, халкым, илем дип уйланырга була. Мин изоляциядә утырган ун көн эчендә шулар турында уйландым», — ди галим.

«Дөнья ыгы-зыгысыннан аерылып китап белән, каләм белән бергә-бер калу язучыга бик кирәк», — ди Әлфәт Закирҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100