Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тамга» режиссерлык лабораториясендә яшьләр турында спектакль эскизлары әзерләнә
Бер атна эчендә дүрт театр эскизы әзерләнәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры бүгенге яшьләр турында алар телендә спектакль эскизлары әзерли башлады. Бүген «Татар-информ»да театрның яңа проекты булган «Тамга» режиссерлык лабораториясе оештырылу уңаеннан матбугат конференциясе узды.
«Театрга һәм аның актерларына яңа сулыш кирәк. Бер атна эчендә дүрт эскиз чыгару – ул стресс. Мондый уңай стресслар иҗат кешесенә кирәк. Труппа дүрт яңа режиссер белән танышты. Труппаны дүрткә бүлеп, бинаның төрле почмакларында эш башланды», - диде театр директоры Гүзәл Сәгыйтова.
Проектның исемен Гүзәл Сәгыйтова театр логотибына бәйләп аңлатты. «Логотипта миң бар, аны кояш дип тә карарга мөмкин. Әлеге тамга-йөзем иҗат лабораториясенә шушы исемне кушарга этәрде», - дип аңлатты ул «Тамга» исемен.
«Тамга» режиссерлык лабораториясенең нәтиҗәсе буларак, бер атна эчендә дүрт театр эскизы әзерләнәчәк. Аларны Мәскәүдән Александра Ловянникова, Екатерина Корабельник, Уфадан Илшат Мөхетдинов һәм Норильскидан Тимур Фәйрузов әзерләячәк. Эскизлар тамашачыга һәм тәнкыйтьчеләргә 13 апрельдә тәкъдим ителә.
«Шушы дүрт эскиздан берсе булса да күңелләрне уятып җибәреп, ул спектакльгә әйләнергә мөмкин. Бу режиссерның эше театрга кирәк дип тапсак, аны чакыртып, артистлар белән эшне дәвам иттерәсебез килә», - диде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз