news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Госман Гомәрне юбилей кичәсендә татар әдәбиятына яңа сүз алып керүче, дип билгеләделәр

Язучы һәм журналист Госман Гомәргә 85 яшь тулды.

Госман Гомәрне юбилей кичәсендә татар әдәбиятына яңа сүз алып керүче, дип билгеләделәр
Расих Фасхутдинов

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Татарстан Язучылар берлегендә танылган язучы, прозаик, журналист Госман Гомәрнең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.

Юбилярны котларга, зал тутырып, Госман Гомәрнең якын дуслары, коллегалары, якташлары һәм туганнары килгән.

Чараның алып баручысы Алмаз Хәмзин, шаяртып кына: “Госман ага, бүген үзең турында ишетмәгәнеңне ишетәсең инде”, диде. Чыннан да, бүген Госман Гомәргә карата күп кенә җылы сүзләр яңгырады.

Татарстанның Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова юбилярның журналистикага керткән өлешен билгеләп үтте. Шулай ук ул Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның сәламнәрен һәм бүләген тапшырды.

Галим, КФУ профессоры Фоат Галимуллин Госман Гомәргә җылы сүзләр әйтте.

“Госман Гомәрнең китаплары күп. Аның “Дәверләр мөнбәре” дигән китабы безнең әдәбиятыбызда яңа сүз булды. Андый эчтәлектәге затлы шәхесләр турындагы китап башка юк. Аны энциклопедия белән генә чагыштырырга мөмкин. Безнең юбилярыбыз бик бәхетле”, - диде Фоат Галимуллин.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова бүләккә җыр башкарып китте. Соңыннан, юбилярның һәм тамашачыларның үтенече буенча, ул кабат сәхнәгә күтәрелде.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Госман Гомәрне яшьләргә үрнәк буларак куйды.

“Бу кичә адәм баласы ничек яшәргә тиеш дигән сорауга җавап бирә. Безнең янда 85 яшьлек егет басып тора. Сугыштан соңгы вакыттан алып, күп газапларны кичеп, ул бүген дә халкына хезмәт итә”, - диде ул.

Данил Салихов Татарстан Язучылар берлеге исеменнән язучыга Рәхмәт хаты да тапшырды.

Йомгаклау сүзен Госман әфәнде үзе әйтте. Аның янына туганнары да чыкты.

“Мин матур сөйли белмим, яза гына беләм. Килгәнегез өчен зур рәхмәт. Исән-сау вакытта еш очрашыйк, күрешеп яшик”, - диде Госман Гомәр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100