“Нәүрүз” XII театр фестивале тәнкыйтьчеләр коллегиясе тәгаенләнде

Аны Алексей Бартошевич җитәкләячәк

 (Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Төрки халыкларның “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале спектакльләренә танылган тәнкыйтьче, Шекспир иҗаты буенча белгеч, К.С.Станиславский исемендәге Халыкара театр премиясенең һәм “Алтын битлек” Милли театр премия-фестиваленең жюри әгъзасы Алексей Бартошевич җитәкчелегендәге тәнкыйтьчеләр коллегиясе бәя бирәчәк.

Искәртеп үтәбез: “Нәүрүз” фестивале 1-7 июньдә Казанда үтәчәк. “Нәүрүз” фестивале 2009 елдан башлап конкурс буларак үткәрелми, ягъни урыннар һәм гран-при билгеләнми.

Фестивальдә жюри әгъзалары юк, ләкин тәнкыйтьчеләр коллегиясе бар. Традиция буенча, коллегиядә Россия һәм чит илләрдән әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре һәм театр белгечләре кертелә. Алар “Нәүрүз”нең һәр спектаклен карыйлар, аннары, спектакльне сәхнәгә куйган иҗат төркеме һәм журналистлар белән берлектә, фикер алышу була.

Быел коллегияда 9 тәнкыйтьче булачак. Алар арасында фестивальдә инде берничә тапкыр катнашучылар да бар. Болар: Динә Дәүләтшина (Уфа), Нияз Игъламов (Казан), Нина Кирай (Будапешт), Олег Лоевский (Екатеринбург), Надежда Стоева (Санкт-Петербург). Беренче тапкыр катнашучылар исемлегендә исә сәнгать фәннәре кандидаты, “Любимовка” яшь драматурглар фестивале эксперты. I. A. T. C халыкара театр тәнкыйтьчеләре берлеге әгъзасы, ВГИК укытучысы Кристина Матвиенко (Мәскәү), театр тәнкыйтьчесе, Вс.Мейерхольд исемендәге Үзәк арт-директоры Елена Ковальская (Мәскәү), сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Т.Жургенов исемендәге Казакъ Милли сәнгать академиясенең тарих һәм театр сәнгате теориясе кафедрасы мөдире Сания Кабдиева (Алматы) бар.

XII “Нәүрүз” фестивале кысаларында, Казанның барлык театр мәйданнарында төрле илләрдән төрки халыкларының иң яхшы спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Алар арасында: Алтай, Әзербайҗан, Дагстан, Казакъстан, Кырым, Татарстан, Тыва, Хакасия, Якутия һ.б. бар.

Быелгы фестиваль репертуары үзенең төрлелеге белән аерылып тора: биредә Шекспирның “Тиит”ы һәм “Тискәрегә авызлык” спектакльләре, “Коркут хакында легенда”, “Айраз батыр” этник мәсәлләре дә һәм балалар өчен курчак спектакльләре бар.

Спектакльләргә билетларны Казан театрлары кассаларында һәм, шулай ук, интернет аша алырга мөмкин, диелә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сайтында.