news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иртәгәдән «Мәдәни ЯЗ» проекты башлана

Камал театры проект кысаларында иртәгә «Театр & Музыка. Яхин» спектакленә чакыра.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Иртәгәдән Татарстанда «Мәдәни ЯЗ» проекты старт ала. Ике атна дәвамында Татарстан мәдәният учреждениеләре акцияләр, флешмоблар, бушлай тамашалар һәм башка бик күп чаралар оештыра

Камал театры проект кысаларында иртәгә 19.00 сәгатьтә «Театр & Музыка. Яхин» спектакленә чакыра. Сәхнәдә Камал театрының җырлаучы артистлары башкаруында Рөстәм Яхинның тормышы һәм иҗатына багышланган театр-музыкаль тарих яңгыраячак.

Керү ирекле, алдан теркәлү сорала. Теркәлү өчен сылтама. "Урыннар саны чикләнгән», дип теркәлеп калырга чакыра театр.

Шулай ук акция кысаларында 10-25 март көннәрендә «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексына (843) 200-12-37 телефоны буенча алдан язылып бушка керергә мөмкин. 

Комплекс көн саен 13.00-21.00 кадәр эшли.

Адрес: Татарстан ур., 8 йорт

Проектның инициаторы - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100