Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама театры Сәгыйть Рәмиев шигыре буенча пластик спектакль чыгара
Спектакльне режиссер Туфан Имаметдинов куя.
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Түбән Кама татар дәүләт театры Сәгыйть Рәмиевның шул исемдәге шигыре буенча «Таң вакыты» дип исемләнгән пластик спектакль чыгара.
Спектакльнең премьерасы 19 март көнне театрның зур залында була, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Башлана 19.00 сәгатьтә.
Спектакльне режиссер Туфан Имаметдинов куя.
Пластик спектакль «Кече ватан театры» федераль проекты кысаларында чыгарыла. Татарстандан туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз