news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясен тәкъдим иттеләр

Милли китапханә директоры Юлдаш Ураксин сүзләренчә, «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясе Урал-Идел буе төбәгендә фольклористика өлкәсендә махсуслаштырылган беренче басмаларның берсе булып тора.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Россия фәне көнендә Уфада А.З.Вәлиди исемендәге Милли китапханәдә «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясен тәкъдим итү булды.

«Башинформ» хәбәр итүенчә, чарада энциклопедистлар, галимнәр, китапханә хезмәткәрләре катнашкан. «Башкорт энциклопедиясе» нәшрияты исеменнен учреждение директоры урынбасары Рания Хәсәнова, гыйльми сәркатип Клара Әһлиуллина чыгыш ясый. Алар басманың бурычлары, аның структурасы һәм эчтәлеге турында сөйли.

Презентациядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән А.З. Вәлиди исемендәге Милли китапханә директоры Юлдаш Ураксин мөрәҗәгать итә.

Ул «Башкортстан халыклары фольклоры» энциклопедиясе Урал-Идел буе төбәгендә фольклористика өлкәсендә махсуслаштырылган беренче басмаларның берсе булуын искәртте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100