news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туфан Имаметдинов Казан яшь тамашачы театры режиссеры вазифасыннан китте

Хәзерге вакытта режиссёр Милли китапханә бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгының кураторы.

Туфан Имаметдинов Казан яшь тамашачы театры режиссеры вазифасыннан китте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер Туфан Имаметдинов Казан яшь тамашачы театры режиссеры вазифасыннан киткән.

“ТЮЗдан китүем вакытым җитмәү белән бәйле. Ниятләнгән проектларым бик күп. Барысына да җитешеп булмый”, - дип аңлатты ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Туфан Имаметдинов 2019 ел башында үзенең ТЮЗның баш режиссёры вазифасыннан китүен игълан иткән иде. Ул театрның куючы режиссеры булып калды.

Хәзерге вакытта Туфан Имаметдинов Милли китапханә бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгының кураторы. Биредә эксперименталь спектакльләр чыгару белән беррәттән чакыру буенча репертуар театрларында спектакльләр чыгара.

Яңа сезонда Тинчурин театрында “Полиционер” спектаклен чыгарды. Тиздән Түбән Кама татар дәүләт театрында спектакль куярга китәчәк.

Казан ТЮЗының баш режиссёры итеп Радион Букаев билгеләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100