news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театрының танылган артисты Илсөяр Сафиуллина тамашачысына әйләнеп кайтачак

Тинчурин театрында һәм онлайн форматта Татарстанның атказанган артисткасы Илсөяр Сафиуллинаның юбилее билгеләп үтелде.

Тинчурин театрының танылган артисты Илсөяр Сафиуллина тамашачысына әйләнеп кайтачак
Мирсәй Әмирнең "Гөлшаян" спектакленнән

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Туксанынчы еллардан башлап егерме елдан артык Тинчурин театрының популяр актрисасы булган Илсөяр Сафиуллина тамашачысы белән очрашу уйлары белән яши.

“Биш ел дәвамында социаль челтәрләргә дә кермәгән идем. Керсәм, исем китте – меңләгән тамашачыдан җылы хатлар килгән. Хәзер актив аралашам, архивымны интернет челтәренә урнаштырам. Җиңеләеп, ачылып киттем”, - диде Илсөяр Сафиуллина “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Ул үзенең яңадан тормышка кайту, адаптация чоры булуын әйтте. “Театр һәрчак бик хәерхаклы булды. Язга таба театр музеенда тамашачы белән очрашу планлаштырыла”, диде ул.

Шушы көннәрдә Тинчурин театрында һәм онлайн форматта Татарстанның атказанган артисткасы Илсөяр Сафиуллинаның юбилее билгеләп үтелде. Театр юбилей алдыннан берничә көн дәвамында актрисаның популяр образлары төшерелгән открыткалар таратты, музейда актрисаның кызыклы образларын искә төшергән күргәзмә ясалды.

“Илсөяр Сафиуллина юбилее уңаеннан Тинчурин театры музеенда озак еллар театрыбызда эшләгән, кабатланмас уены белән тамашачы күңелен яулаган артисткабыз иҗатына багышланган кичә узды. Әлеге чарада музей мөдире Розалия Чабатова тамашачыны Илсөяр иҗатындагы мөһим вакыйгалар белән таныштырды”, дип хәбәр итә бу хакта театрның матбугат хезмәте.

Тамашачыга Тинчурин театрының рәсми YouTube каналы аша актриса катнашкан спектакль - Х.Ибраһим әсәре буенча куелган “Төн яна учакта” мелодрамасының видеоязмасы тәкъдим ителде. Әлеге архив спектаклендә Илсөяр Сафиуллина Зәйнәп ролен башкара.

Татарстанның атказанган артисты Илсөяр Сафиуллина Тинчурин театрында репертуарында озак еллар барган “Кияүләр”, “Саташу”, “Ничек кияүгә чыгарга?”, “Гөлшаян” һәм башка спектакльләре белән билгеле. Тинчурин театрында 2015 елга кадәр актив иҗат итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100