news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илһам Шакиров репертуарын башкару буенча фикерләр аерылды

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, татар халкына Илһам Шакиров җырларын башкармау таләбен куеп булмый. Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин сүзләренчә, Илһам Шакиров җырларын кабат башкару мөмкин түгел.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә җырчының репертуарын башкару буенча фикерләр аерылды.

«Премиядә җиңүчеләрне сайлаган вакытта Илһам Шакиров җырларын оста башкарган өчен генә бу премия тапшырылмасмы? Әйтик, Фәридә Кудашева, Зифа Басыйрова, Таһир Якуповлар җырларын яңартырга кирәк. Әмма Илһам абыйның да репертуарын сәхнәгә чыгара башладылар. Бер биш кенә ел тими торыгыз, дияр идем. Аның үз тавышы яңгырасын иде», — диде «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөдире Камил Кәримов.

«Казан утлары» журналының хезмәткәре сүзләренчә, Илһам Шакиров премиясенә ия булучыларны сайлаганда Илһам Шакировның җырларын башкарган өчен аерым бәя куелырга тиеш түгел.

«Илһам абый репертуарыннан гына торган концерт оештырдык. Илһам абый үзе дә исән иде. Бу иң начар концерт булды. Бу хатамны башка эшләмәячәкмен. Илһам абыйның җырларын кабат башкару мөмкин түгел. Ул берәү генә», — диде татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов бу фикерләр белән килешмәвен әйтте. «Татар халкына Илһам Шакиров җырларын башкармагыз дигән таләпне куя алмыйбыз. Илһам Шакиров репертуарын, ул халыкка кайтарган җырларны башкарсыннар. Әмма Илһам Шакиров премиясе аның җырларын башкарганга гына бирелми», — диде ул.

Шулай ук Айдар Фәйзрахманов оригиналдан берни дә яхшы була алмавын һәм, татар халкы яшәгәндә, Илһам Шакиров аһәңе югалмаячагын әйтеп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100