news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев өченче срокка Театр әһелләре берлеге рәисе итеп сайланды

Кичә Казанның Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан театр әһелләре берлегенең чираттагы съезды узды.

Фәрит Бикчәнтәев өченче срокка Театр әһелләре берлеге рәисе итеп сайланды
Солтан Исхаков. архив

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Фәрит Бикчәнтәев өченче срокка Театр әһелләре берлеге рәисе итеп сайланды.

Кичә Казанның Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Татарстан театр әһелләре берлегенең чираттагы съезды узды.

Съездда Берлек рәислегенә бердәнбер кандидат итеп Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев күрсәтелгән иде. Ул яшерен тавыш бирү юлы рәис итеп сайланды.

Съезд делегатларын онлайн режимда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин сәламләде.

Фәрит Бикчәнтәевның соңгы биш еллыктагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаган доклады яңгырады, исәп-хисап комиссиясе отчет бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100