news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айдар Фәйзрахманов: Татарча белмәгән кеше татар җырын тиешле дәрәҗәдә башкара алмый

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин сүзләренчә, Илһам Шакиров премиясен бирүдә тел мәсьәләсе беренче чиратта тормый.

Айдар Фәйзрахманов: Татарча белмәгән кеше татар җырын тиешле дәрәҗәдә башкара алмый
Солтан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов фикеренчә, татарча сөйләшмәгән кеше татар җырын тиешле дәрәҗәдә башкара алмый.

«Әгәр катнашучы татарча сөйләшә белмичә, җырлаганда гына татарча җырласа, аңа Илһам Шакиров премиясе биреләчәкме?» — дигән сорау яңгырады Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә.

«Җыр белән тел арасында аерма юк. Татарча сөйләшмәгән кеше татар җырын тиешле дәрәҗәдә башкара алмый. Җырчының күңеле, яшәеше татар булырга тиеш. Шуның өчен комиссия бар. Җырчы тәкъдим ителгәндә, барысы да бизмәндә үлчәнергә тиеш. Җырчыларны күктән алырга җыенмыйбыз. Алар безнең халкыбыз арасында», — диде Айдар Фәйзрахманов.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин сүзләренчә, Илһам Шакиров премиясен бирүдә тел мәсьәләсе беренче чиратта тормый.

«Тел сафлыгы өченме яисә башкару осталыгы буенча премия бирәбезме? „Вокал“ номинацияләре профессиональ сәнгатькә юнәлтелгән. Ә биредә төрлесе бар. Эстрада да шулай ук. Үзенең нәрсә турында җырлаганнарын аңламаучылар да бихисап. Бу телгә генә дә бәйле түгел. Мәсәлән, иленнән, туганнарыннан аерылу турында 18-20 яшьтәге башкаручы җырлый да алмыйдыр, чөнки ул аны кичермәгән», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100