news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Казан» халык фотоклубының яңа залында беренче күргәзмәсе ачылды

58 еллык тарихка ия булган халык фотоклубы Казанның Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сарае карамагында эшли.

«Казан» халык фотоклубының яңа залында беренче күргәзмәсе ачылды
Лилия Гаделшина

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Казан» халык фотоклубының күргәзмәләр залы барлыкка килде. Казанның Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан капиталь ремонт үткәрелгән иде. Анда әлеге фотоклуб өчен күргәзмәләр залы ясалды. Бүген биредә беренче тапкыр фотокүргәзмә ачылды.

«Казан» фотоклубы — фотография сәнгатенең бәхет утравы», — диде Татарстанның Фотографлар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, «Татар-информ» фотографы Рамил Гали күргәзмә ачылышында. Ул фотография сөючеләрне төзек, якты, заманча җиһазландырылган залда күргәзмәләр оештыру мөмкинлеге белән котлады. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда фотография сәнгате янә җанлану кичерә башлады, әмма әле бөтен иҗади төркемнәрнең дә мондый заллары юк, диде.

«Казан» халык фотоклубына 58 ел, ул фотография сөюче берничә дистә кешене берләштерә. 1980 елда аңа «халык коллективы» статусы бирелә. 2010 елдан фотоклубны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бүгенге көндә «Татар-информ» агентлыгында фотохәбәрче булып эшләүче Солтан Исхаков җитәкли.

Фотоклубның күргәзмәләре элегрәк даими рәвештә Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният йортының фойесында һәм Казанның төрле залларында оештырыла иде. «Хәзер күргәзмә залы һәр көнне ачык булачак. Без Казанның фотография сәнгатен сөюче башка иҗади төркемнәре белән дә уртак күргәзмәләр әзерләргә планлаштырабыз», — диде Солтан Исхаков.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Марина Данеева күргәзмәдә катнашучыларны «өй туе» белән котлап, «Казан» фотоклубы — үзгәртеп кору елларыннан соң Казанда сакланып калган бердәнбер фотоклуб булуын һәм ул Мәдәният йортының горурлыгы, дип искәртте. Яңа күргәзмә белән танышырга Казанның танылган фотографлары Валерий Михайлов, Валерий Павлов, Рифкать Якупов та килгән иде.

Экспозициядә 18 яшьтән башлап 80 яшьтән дә өлкәнрәк фотографларның хезмәтләре урын алды. Алар арасында һәвәскәрләр дә, профессиональ рәвештә фотография белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Солтан Исхаков, Елена Логинова, Людмила Зотова, Игорь Пшеничников, Надежда Власова, Любовь Яковлева кебек авторлар өлкән буын вәкилләре булса, Анна Главатских, Лилия Гаделшина, Рафис Закиров, Андрей Заһидуллин (һ.б.) — аларның юлын дәвам итүче яшьләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100