news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида төбәкара сәнгать фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышланган

Биредә Апас, Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарының танылган үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады.

Ульяновскида төбәкара сәнгать фестивале ТАССРның 100 еллыгына багышланган
emet73.ru

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Дуслар җыелган җирдә» дип аталган төбәкара сәнгать фестивале узды. Быелгы бәйрәм тулысы белән тарихи ватаныбыз — ТАССРның 100 еллыгына багышланды. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Биредә Апас, Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнарының танылган үзешчән сәнгать осталары чыгыш ясады.

Узган ел башында Ульяновск өлкәсенең татар автономиясе Апас районы мәдәният бүлеге белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Ел дәвамында алар әлеге килешү кысаларында байтак уртак чаралар оештырды.

Апаслылар өлкәнең театр фестивалендә катнашып лауреат исеменә дә лаек булды. Ә бу юлы сәхнәдә районның танылган җырчылары чыгыш ясады.

Шәһәрдә яшәүчеләр һәр атна саен диярлек булып торган татар концерт-спектакльләренә йөреп торсалар да, үзешчәннәрнең чыгышын да җылы кабул итте.

Гыйнвар азагында исә бу сәхнәдә татар театрлары фестивале башланачак. Анда да күрше Татарстан, Чувашия һәм Мордовия республикаларыннан үзешчән театр коллективлары катнашыр дип көтелә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100