news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел комиссиясе үткәргән ябык әдәби бәйге җиңүчеләренең тулы исемлеге билгеле

Жюри әгъзалары тугыз номинация буенча җиңүчеләрне ачыклады, романнар әле февраль аена кадәр укылачак.

Тел комиссиясе үткәргән ябык әдәби бәйге җиңүчеләренең тулы исемлеге билгеле
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ». Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Татарстан Президенты карамагындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан ителгән ябык әдәби конкурс комиссиясе проза буенча җиңүче авторларның исемнәре язылган конвертларны ачты. Конвертлар Татарстан язучылар берлегендә «Татар-информ» журналисты катнашында ачылды.

«Проза. Хикәя» номинациясе:

I урын — Рүзәл Мөхәммәтшин (Бохар мәчесе) «Лаләләр»;

II урын — Ләйсән Низамова (Низам) «Тиле»;

III урын — Илсөяр Иксанова (Ишмәк) «Матәм».

«Проза. Повесть» номинациясе:

I урын — Наилә Харисова (Үксез бала) «Үтте инде»;

II урын — Марат Кәбиров (Марка) «Тик син генә…»;

III урын — Хәбир Ибраһим (Бала) «Исемлек».

«Поэма» номинациясе:

I урын — Лилия Гыйбадуллина (Әхмәр) «Гали Рәхим»;

II урын — Рафис Корбан (Бүре), «Казан»;

III урын — Марат Кәбиров (КАФ) «Автомат һәм шигырь дәфтәре».

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын. Әнвәр Шәрипов (Шомырт), «Мин бит татар баласы».

II урын. Лилия Фәттахова (Л.Әхмәт) «Суалчан». Чаллы

III урын. Г.Гафарова (Назгөл), «Чыршылы аш», Башкортстан.

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын. Хәбир Ибраһим (Музей) «Айфон- патефон».

II урын. Йолдыз Шәрапова (∞) «Медальле эт».

III урын. Гөлүсә Батталова (Сабый акылы), «Җиләктә».

«Балалар әдәбияты. Хикәя» номинациясе

I урын. Лилия Фәттахова (Л. Әхмәт), Чаллы «Телефон иясе».

II урын. Булат Ибраһимов, Китап сатучы, «Азалия язмалары».

III урын. Фатыйма Гыйльметдинова (Гомәрия), «Күзәй эзләп үткән җәй».

«Үсмерләр әдәбияты. Хикәя»

I урын. Гүзәл Шакирова (Су малае) «Африкада өрәңге үсәме»;

II урын. Гүзәл Шакирова (Бала күңеле) «Җиләк тәме»;

III урын. Ләйсән Абдрахманова (Nisan), I had a friend… (Минем дустым бар иде).

«Үсмерләр әдәбияты. Повесть»

I урын. Лилия Гыйбадуллина (Хамис Сафиуллин) «Бишенче гомер».

II урын. Алмаз Гыймадиев (Тимербулат) «Киләчәктән килгән малай».

III урын. Илдус Диндаров (Ризаетдин) «Ак төннәрнең кара көннәре».

«Конкурсның бер гыйбрәтле ягы — беркем белмәгән кешеләрнең югары урыннарны алуы. Беренче урынны Әгерҗедән бер ханым алды. Миңа аның „Үтте инде“ дигән әсәре ошады. Аның әсәре публицистиканы һәм поэзияне үз эченә алган», — диде конкурс комиссиясе рәисе Ркаил Зәйдулла.

Жюри әгъзалары кайбер очракларда автор билгеләгән жанр яки номинация белән килешмичә, кайбер әсәрләрнең жанрын һәм номинациясен алыштырды. Жанры күрсәтелмәгән, ләкин күләме буенча роман жанрына туры килгән берничә әсәрне «Роман» жанрына күчерергә дә карар ителде. Үсмерләр әдәбияты номинациясенә тапшырылган әсәр өлкәннәр номинациясенә күчерелде. «Роман» номинациясенә февраль аенда нәтиҗә ясалачак.

Җиңүчеләргә каралган премия суммалары:

«Роман» номинациясендә:

I урын — 500 000 сум

II урын — 400 000 сум

III урын — 300 000 сум

«Повесть» номинациясендә:

I урын — 300 000 сум

II урын — 200 000 сум

III урын — 150 000 сум

«Поэма» номинациясендә:

I урын — 200 000 сум

II урын — 150 000 сум

III урын — 100 000 сум

«Хикәя» номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

«Повесть» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 300 000 сум

II урын — 200 000 сум

III урын — 150 000 сум

«Хикәя» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» (үсмерләр әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

«Хикәя» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 100 000 сум

II урын — 75 000 сум

III урын — 50 000 сум

«Шигырь» (балалар әдәбияты) номинациясендә:

I урын — 40 000 сум

II урын — 30 000 сум

III урын — 20 000 сум

  • Татарстан Президенты хозурындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы белән игълан әдәби конкурс игълан ителгән иде. Конкурс ябык форматта үтә. Авторлар анда псевдоним белән катнаша.
  • Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы ун номинациядә үткәрелә. Болар — роман, повесть, хикәя, поэма һәм шигырь жанрлары. Шулай ук, повесть, хикәя һәм шигырь жанрының үсмерләр әдәбиятына караганы аерым номинация булып бара. Хикәя һәм шигырь жанрының балалар әдәбияты номинацияләре дә бар.  
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100