news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Театраль Идел буе» фестивале өчен иң яхшы афишага конкурс игълан ителде

Конкурска рәсемнәр, компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган эшләр кабул ителә.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Яшь, талантлы, креатив дизайнерлар һәм рәссамнар арасында «Театраль Идел буе» округ фестивале өчен иң яхшы афиша һәм плакатка конкурс игълан ителде.

2021-2022 елларда «Театраль Идел буе» яшьләр театр коллективлары фестивале Идел буе федераль округының иҗтимагый проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итү, мәдәни күзаллауларын киңәйтү, мәдәни һәм әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, яшьләр һәм балалар театр сәнгатен үстерү өчен шартлар һәм стимуллар тудыру максатыннан үткәрелә. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты оештыра.

Конкурста 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.

Конкурска рәсемнәр, компьютер технологияләрен, график программаларны кулланып башкарылган эшләр кабул ителә.

Конкурска гаризалар 2022 елның 25 гыйнварына кадәр theatres.fest@mail.ru электрон адресына кабул ителә («афишалар конкурсы» тамгасы белән). Бәйге турында тулырак мәгълүмат белән Конктеатральноеприволжье.рф сайтында танышырга мөмкин.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100