news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Киләсе елга Татарстан театрлары федераль проект буенча 5-6 миллион сум акча алачак

Биш ел эчендә партия проекты белән хезмәттәшлектә театр репертуарына 167 спектакль кертелгән.

Киләсе елга Татарстан театрлары федераль проект буенча 5-6 миллион сум акча алачак
Рәмис Нәҗмиев фотосы

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Киләсе елга «Кече ватан театрлары» проектында катнашкан Татарстан театрлары спектакльләр кую өчен бишәр миллион сум акча алачак. Ә «Театр — балаларга» проектында катнашучы театрларuf 6 миллион сумнан артыграк акча бирелә.

«Бүген федераль проектларда катнашучы Татарстан театрларының киңәйтелгән утырышы узды. Театрлар киләсе елда куелачак спектакльләр турында фикер алышты», — дип хәбәр итә «Бердәм Россия» партиясенең региональ башкарма комитеты матбугат үзәге.

Проектларның региональ координаторы Людмила Рыбакова әлеге проектның республикада биш ел гамәлгә ашырылуын искәрткән.

«Биш ел эчендә партия проекты белән хезмәттәшлектә театр репертуарына 167 спектакль кертелгән. Ел саен тетрлар спектакль кую һәм техник җиһазларны яхшырту өчен 50 миллион сумнан артык акча ала», — дигән ул.

Федераль проект кысаларында театрларга бинаны ремонтлау һәм кирәкле җиһазлар алу мөмкинлеге дә тудырыла. 2022 елда театрлар бу акчага онлайн-трансляция өчен аппаратура, санитар-эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өчен җиһаз, синхрон тәрҗемәне оештыру өчен кирәк-ярак алырга планлаштыра.

Журналистлар катнашыннан башка узган утырышта 12 театр вәкиле катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100