Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Хәсән Туфан турында спектакль күрсәтеләчәк
Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты аша репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗат әһелләренең язмышын күрсәтергә телибез, — ди спектакльның режиссеры.
(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Свет далекой звезды» спектакленең премьерасы булачак. Спектакль рус телендә булачак. Сәхнә әсәре татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты турында сөйләячәк. Спектакльның режиссеры — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин.
«Спектакль биографик түгел. Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты аша репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗат әһелләренең язмышын күрсәтергә телибез», — дип сөйләде Заһидуллин.
Әлеге спектакльне татар телендә дә куярга планлаштыралар.
Сәхнәгә куючы рәссам - Асель Исмәгыйлева. Композитор - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Юрий Чаплин.
Спектакльдә «Созвездие-Йолдызлык» театры артистлары, Казан һәм Мәскәү иҗат вузларын тәмамлаучылар катнаша.
Спектакленең премьерасы 9 һәм 12 декабрьдә 19.00 сәгатьтә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз