news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уфада генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленең проекты әзер

Россия Героена урнаштырылачак монумент проектлары бәйгесенә 19 эскиз һәм өч үлчәмле модельләр килгән.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Уфада яшәүчеләргә генерал Миңнегали Шәйморатов һәйкәленең проектын күрсәтәчәкләр. Теләгән һәркем бәйгегә килгән эшләр белән 14-16 декабрьдә «Торатау» конгресс-холлында узачак ачык ишекләр көнендә таныша ала. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә шундый мәгълүмат урнаштырган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Әйдәгез, әлеге вариантларга бергәләп күз салыйк әле. Алар арасында без урнаштырачак һәйкәлнең макеты да бардыр, мөгаен, - дип мөрәҗәгать иткән ул үз сәхифәсенә язылучыларга. - Җиңүчене ачыклаганда, бәйге комиссиясе һәр фикерне исәпкә алачак».

Россия Героена урнаштырылачак монумент проектлары бәйгесенә 19 эскиз һәм өч үлчәмле модельләр килгән. Аларны фотога төшерү тыела. Шулай да гражданнар махсус бланкларда үз фикерләрен язып калдыра ала. Һәйкәл Уфаның Совет мәйданында урнаштырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot