news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан һәм Иран медицина туризмын үстерергә планлаштыра

Республика Якын Көнчыгыш илне профильле белем дәрәҗәсе һәм санаторийлар белән җәлеп итә ала.

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Александр Елисеев). Татарстан һәм Иран сәламәтләндерү һәм медицина туризмы өлкәсендә үзара бәйләнеш нокталарын эзләячәк. Бу хакта ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.

Бүген Казанда Иран белән онлайн-телекүпер һәм Иран язучысы Пегах Никбахтның «Жемчужина Волга» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Очрашу барышында бер чит ил журналисты Татарстан һәм Иранның медицина һәм сәламәтләндерү ресурсларын ничек үстерергә планлаштырулары белән кызыксынды.

Моңа җавап итеп, Иванов ике якның да хәзер бу юнәлештә багланышлар нокталарын эзләвен искәртте. Аның сүзләренчә, Иран сыйфатлы медицина хезмәте тәкъдим итә ала, ә Татарстан – профильле белем бирү һәм шифаханәләр. «Иран һәм Татарстан ресурсларын исәпкә алып, туристлар агымын үстерү нокталарын эзләячәкбез», - диде ул.

Китап авторы үз чыгышында Казанның, тулаем алганда, «академик һәм фәнни йөзе» булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, очрашу барышында катнашучылар берничә тапкыр Россия белән Иран арасында хәзерге вакытта визасыз режим урнаштыру турында сөйләшүләр алып барылуын билгеләп үтте. Аларның уңай нәтиҗәсе туристлык агымына уңай йогынты ясарга тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100