news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эльмир Низамовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде

Шулай ук әлеге мактаулы исемгә рәссам Мансур Закиров лаек булды.

Эльмир Низамовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде
Рамил Гали

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан консерваториясендә музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, композитор Эльмир Низамовка һәм рәссам Мансур Закировка «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» исемен бирү турында карарны имзалады. Документ Татарстан Президенты сайтында чыкты.

Эльмир Низамов бу исемгә «музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен лаек булган.

Мансур Закировка мактаулы исем «сынлы сәнгать үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot