news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ютазы районында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен искә алдылар

Иске Урыссу авылы урамнарының берсенә яки мәдәният йортына Ринат Гобәйдуллин исеме бирергә тәкъдим иттеләр.

Ютазы районында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрен искә алдылар
yutazy.ru

(Ютазы, 8 декабрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Иске Урыссу авылы мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинны искә алу кичәсе узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ринат Шәрип улы тумышы белән Иске Урыссу авылыннан. Сәхнәгә күтәрелгән Мөсәвәрә Сөнәгәтуллина бертуган апасының улын җылы итеп искә алды һәм Иске Урыссу авылы урамнарының берсенә яки мәдәният йортына Ринат Гобәйдуллин исеме бирү тәкъдиме белән чыкты.

Композитор иҗат итеп калдырган җырлар - искә алу кичәсенең төп бизәге булды. Бертуган сеңлесенең кызы Резеда Мөхәммәтҗанова, авыл халкы яратып каршы ала торган моңлы тавышлы Ленар Җәләев, “Сердәш” халык фольклор ансамбле җитәкчесе кабатланмас моңлы Зөлфия Рәхмәтуллина башкарган җырлар көчле алкышларга күмелде.

Иске Урыссу мәктәбенең “Акчарлаклар” иҗат төркеме халык уен коралларында Ринат Гобәйдуллин иҗат иткән “Бир кулыңны, гүзәлем” көен уйнады. Композитор шәкерте Нәҗип Килдияров бу кичне Азнакай шәһәрендә җырчы булып танылган Миргаяз Шәрәфиевка гына кушылып уйнап калмады, ул татар һәм башкорт көйләренә тезмә уйнап, авыл халкының алкышларын яулады. Яр Чаллы шәһәреннән үк кайткан Ринат Гобәйдуллин шәкерте Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев та Ринат Гобәйдуллин иҗат иткән җырлар белән сәхнә тотты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100