Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чистай районының Кубас авылында яңартылган Мәдәният йорты ачылды
Кубас авылында биш йөздән артык кеше яши.
(Чистай, 8 декабрь, «Татар-информ», «Чистай-информ», Гөлгенә Сафиуллина). Чистай районының Кубас авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Хәзер авыл халкы сәнгатькә якынаеп, яңартылган бинада ял итә һәм буш вакытын уздыра ала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу мөһим вакыйгага мөхтәрәм кунаклар — муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Ларионова һәм авыл халкы да килде.
Кубас авылында биш йөздән артык кеше яши. Авыл халкы күп еллар начар хәлдә булган клубта капиталь ремонт ясалуын түземсезлек белән көтте. Бина 1984 елда файдалануга тапшырылган һәм шуннан бирле яңартылмаган. Өлкәннәр аның белән бәйле булган күңелле һәм мөһим вакыйгаларны яхшы хәтерли.
Залда ансамбльнең моңлы тавышлы катнашучылары башкаруында борынгы рус җырлары яңгырады. Сүз уңаеннан, яңартылган мәдәният учагын карарга Кубаста яшәүчеләр шактый җыелды. Күпләр гаиләләре белән килгәннәр, чөнки клуб һәрвакыт авылда мәдәни тормыш үзәге булды һәм шулай булып кала да.
Яңартылган Мәдәният йорты бинасы кунакларны кабул итәргә, ә клуб хезмәткәрләре аларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә һәрвакыт әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз