news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмараның Чуллы авылында атна саен аулак өй була

Бирегә кул эшләре, тәм-томнар белән киләләр

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Чуллы авылы хатын-кызлары бик күңелле, матур яши. Китапханәче Венера Хаҗиева теләге булган барлык гүзәл затларыны җыеп, атнага бер тапкыр, чәршәмбе көнне, “Аулак өй” үткәрә.

Әлеге түгәрәккә яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге апалар да бик теләп йөриләр. “Аулак өй”дә кул эшләре белән шөгыльләнәләр: кемдер башмак, берәүләр йон оекбаш, жилет, мунчала бәйли, оригами белән кызыксынучылар - кәгазьдән казлар ясаучылар да бар. Эшләнмәләрне күргәзмәгә куеп, бер-берләренә өйрәтәләр. Өйдән тәм-томнар пешереп алып килеп, бергәләшеп чәй эчәләр, дип авыл кешеләренең аралашып яшәвен яза Кукмара җирле басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot