news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бибигөл Түләгәнова: “Үзенең кумирларын онытмаучы халык зур хөрмәткә ия”

Бибигөл Түләгәнова: “Үзенең кумирларын онытмаучы халык зур хөрмәткә ия”

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак ике көн дәвам итәчәк Гала-концертларда Казакъстан җырчысы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Социалистик хезмәт герое, СССРның халык артисткасы Бибигөл Түләгәнова һәм аның кызы — Абай исемендәнге Опера һәм балет театры җырчысы Мәрьямгөл Түләгәнова чыгыш ясаячак. Фестивальдә “Бибигөл” ханым Р.Ваһапов репертуарыннан бер әсәр — татар халык җыры “Былбыл”ны башкара. Бу турыда ул кичә “Идел-пресс” нәшриятында узган матбугат очрашуында белдерде.

Б.Түләгәнова — дөньякүләм танылган җырчы, опера сәнгатенең мәшһүр йолдызы. Ул гаҗәеп колоротур сопранага ия.

Җырчы АКШ, Бөекбритания, Франция, Алмания, Италия, Греция, Швеция, Финляндия, Австрия, Япония, Кытай, Һиндстан, Мисыр, Төньяк һәм Көньяк Корея, Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре, ягъни дөньяның 40 тан артык илен йөреп чыккан. Ләкин әле аның тарихи ватанына беренче генә килүе. “Казанда әле минем беркайчан да булганым юк. Шуңа да фестивальгә мин зур дулкынлану белән килдем, - ди ул.

—Р.Ваһапов исеме Казакъстанда татар музыксын ихтирам итүчеләргә яхшы таныш. Ә җырлавын биредә яшәүче татарлар гына түгел, шулай ук казакълар да, уйгырлар да, руслар да бик ярата. Чөнки ул матур тавышлы, мәһабәт гәүдәле, бик чибәр җырчы иде.

Р.Ваһапов Алматада берничә тапкыр булды. Аның концертлары иң абруйлы зур сәхнәләрдә, тулы залларда үтә иде. Шуңа да, аның исемендәге фестивальне үткәрү турындагы гаҗәеп идея — соклангуга, ә үзенең кумирларын онытмаучы халык зур хөрмәткә ия”, - ди Бибигөл Түләгәнова.

Җырчының биографиясенә килгәндә, ул 1929 елның 16 декабрендә Семипалатински шәһәрендә дөньяга килгән. Җырчының әнисе Маһинур Мансурова — татар кызы, әтисе — казакъ, Мөхәммәтәхмәт исемле. Ә әнисе ягыннан бабасы Морзаҗан Мансуров — Казан ягыннан була, мулла. Заманында ул Казакъстанга күченеп киткән һәм шунда төпләнеп калган.

“Шәхсән үземә татар музыкасы һәм мәдәнияте аеруча якын. Чөнки әнием — татар, димәк, миндә яртылаш татар каны ага. Мин татар халык җырларын бик яратам, аларны әнием дә моңлы итеп җырлый иде”,- ди җырчы.

Б.Түләгәнованың бала чагы репрессия елларына туры килә. 1937 елда әтиләрен кулга алалар. Әнисе 25 яшендә 7 бала белән ялгызы кала. Шуңа да Бибигөлгә бик иртә, 13 яшендә зурлар кебек үк иң авыр эшләрдә эшләргә туры килә. “Авыр вакытлар күп булды, бигрәк тә репрессия корбаннары балаларына авырга туры килде. Әмма андыйлар сынмады, сыгылмады”, - ди ул.

Әле үсмер чакта ук Бибигөл, мөмкинлек булганда, үзешчән сәнгать смотрларында да катнаша торган була. Берсендә аның чыгышын күреп, язучы Галина Серебрякова кызга Алматага консерваториягә укырга керергә тәкъдим ясый. Ә 1951 елда, инде консерваториядә укыганда. Бибигөлне Түләгәнованы Казакъстан радиосына җырларга чакыралар. 1954 елда исә ул Ленинградка вокал буенча Бөтенсоюз конференциясенә бара һәм шул чордан алып 55 ел гомерен профессиональ җыр сәнгатенә багышлый.

Очрашуда җыр сәнгатенә, аның бүгенге халәтенә кагылышлы сораулар да еш яңгырады. Журналистларның: “Казанда шәхси концертыгызны оештырырга теләмисезме?” дигән соравына җырчы, бәлки, киләсе елга булыр, дип белдерде. “Татарстан” журналы баш мөхәррире Рифат Фәттахов та Бибигөл ханымның туган көне уңаеннан Казанда концерт оештырырга тәкъдим ясады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 16 декабрьдә Бибигөл Түләгәновага 77 яшь тула.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100