news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин актер Олег Меньшиковны юбилее белән котлады

Россиянең халык артисты бүген 60 яшьлеген бәйрәм итә.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин театр һәм кино актеры, Россиянең халык артисты Олег Меньшиковны 60 яшьлек юбилее белән котлады. Котлау Кремль сайтында урнаштырылган.

«Табигать сезне талант һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади мөмкинлекләр потенциалы белән бүләкләгән», диелә дәүләт башлыгы котлавында.

Владимир Путин сүзләренчә, Олег Меньшиков үзен актерлык өлкәсендә бик яхшы итеп күрсәтте һәм режиссерлык эшендә танылуга иреште, ә бүген ул Ермолова исемендәге Мәскәү драма театры сәхнәсендә кызыклы, үзенчәлекле сәнгать ниятен уңышлы гамәлгә ашыра, илнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша.

«Сезгә сәламәтлек һәм яңа иҗади казанышлар телим», — дигән Россия Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100