news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президентының мәдәният өлкәсендәге грантларына бәйге игълан ителде

Гаризаны 23 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр биреп булачак.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). 2021 елга мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә республика Президенты грантлары конкурсында катнашу өчен гаризаларны 23 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр Татарстан Мәдәният министрлыгына тапшырып була. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Конкурс республиканың әйдәп баручы иҗат коллективларының иҗади проектларына ярдәм итүгә һәм аларны кызыксындыруга юнәлтелгән. Конкурста Татарстан Республикасының иҗат коллективлары — театр, музыка, хореография сәнгате һәм кинематография өлкәсендә кимендә 10 ел эшли торган мәдәният оешмалары катнаша ала.

Аларның төбәктә театр, музыка, хореография сәнгате һәм кинематография үсешенә өлеш керткән өчен җәмәгатьчеклек танылуы алуы һәм бүләкләре булуы (катнашучыларның бөтенроссия, халыкара конкурс, фестиваль дипломнары һәм бүләкләре булырга тиеш) шарт итеп куелган.

«Грантларның гомуми күләме елга 339 358,4 сум тәшкил итә», диелгән хәбәрдә.

Гаризаларны түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 113 бүлмә. Тулырак мәгълүматны Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында укып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100