news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Мәскәү консерваториясенең төп органы турында фильм күрсәтеләчәк

Фильмга 2014-2016 елларда музыка коралын реконструкцияләүнең уникаль кадрлары кергән.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрьдә Казанда Мәскәү консерваториясенең төп органы турында фильм күрсәтеләчәк. Кинотасмага 2014-2016 елларда органны реконструкцияләү кадрлары кергән. Бу хакта Татарстан Композиторлар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

«Тамашачылар Консерваториянең зур залындагы тарихи органга — бөек француз остасы Аристида Кавайе-Коляның соңгы иҗатына багышланган картинаның киңәйтелгән версиясен беренче тапкыр күрәчәк. Аңа 2014-2016 елларда музыка коралын реставрацияләү кадрлары кергән», -диделәр матбугат хезмәтендә.

Мәскәү консерваториясенең Зур залы органы — илдәге иң борынгы һәм зур орган. Моннан тыш, оста мастер Аристид Кавайе-Коль ясаган һәм әле дә концертларда кулланыла торган дөньядагы бердәнбер шундый инструмент. Ә калганнары исә чиркәүләрдә.

Зур зал органы 1899 елда ясалган һәм беренче тапкыр 1900 елда Парижда узган күргәзмәдә яңгырый. Анда ул алтын медаль һәм Гран-при яулый. Шуннан соң музыка коралын Мәскәүгә алып кайталар һәм Консерваториянең Зур залында урнаштыралар. Шулай итеп, 2020 елда бу органның халык алдында беренче тапкыр яңгыравына 120 ел тулды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100