«Шомбай-fest» фестивалендә быел өлкәннәр өчен курчак спектакльләре күрсәтеләчәк

Фестиваль 23 - 28 октябрь көннәрендә үтә.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Шомбай-fest» халыкара курчак театрлары фестивалендә быел нигездә өлкәннәр өчен курчак спектакльләре тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге хәбәр итә.«Шомбай-fest» III халыкара курчак театрлары фестивале Казанда 23 октябрьдә ачыла. Фестиваль программасына Франция, Италия, Белоруссиядән коллективлар киләчәк, Башкортстан, Хакасия, Карелия республикаларыннан, Новосибирск, Красноярск, Белгород, Курск, Оренбург һәм башка шәһәрләрдән театрлар катнаша. Спектакльләр театрның ике залында күрсәтелә.Фестиваль программасына 18 спектакль алынган. Оештыручылар өлкәннәр аудиториясенә караган спектакльләргә өстенлек биргән. Балалар өчен дүрт спектакль тәкъдим ителә. Франция һәм Италия коллективлары балалар өчен спектакль алып килә.Фестиваль кысаларында «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Евгений Ибраһимовның һәм күренекле театр тәнкыйтьчесе Виктор Шрайманның осталык дәресләре була.Жюри әгъзалары арасында РФ Театр әһелләре берлеге аппараты вәкиле, театр белгече Ольга Глазунова, театр тәнкыйтьчеләре Виктор Шрайман, Анна Константинова, Нияз Игъламов, сәнгать белгече Рауза Солтанова бар. Фестиваль кысаларында балалар жюриы эшләячәк. Фестиваль 23 - 28 октябрь көннәрендә үтә.