news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Златоуст шәһәрендә татар һәм башкорт язучыларына багышланган китап күргәзмәсе эшли

Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан һәм Башкортстан язучыларының китаплары тәгъдим ителә.

Златоуст шәһәрендә татар һәм башкорт язучыларына багышланган китап күргәзмәсе эшли
http://tatar-congress.org

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Златоуст Үзәк шәһәр китапханәсенең А. Г. Даушева исемендәге милли һәм чит ил әдәбияты бүлекчәсе «Сугыш турында хәтерне безгә китап калдыра» дип исемләнгән китап күргәзмәләре сериясен тәгъдим итә. Күргәзмә Бөек Ватан сугышында катнашкан Татарстан һәм Башкортстан язучыларына багышлана. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Китаплар рус, татар һәм башкорт телендә тәгъдим ителә. Күргәзмәне бүлекчәнең әйдәп баручы китапханәчесе Валя Заһидуллина әзерләгән. Биредәге түбәндәге язучыларның китаплары куелган.

Баянов Нур Галимович (Нур Баян) — 1905 елның 15 маенда Актаныш районы Әнәк авылында туган. Сугыш башыннан фронтка киткән. Ул дивизион газетасы редакторы, сәяси эш буенча командир урынбасары була, әдәби иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә, патриотик шигырьләр иҗат итә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Хезмәт батырлыгы өчен» медале белән бүләкләнгән. 1945 елда вафат була.

Дәүләтшин Нәбиулла Хәсәнович (Нәби Дәүли) — 1910 елның 1 июнендә Әлки районының Яңа Камка авылында туа. Сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. 1941 елның августында Орша астында каты сугышлар вакытында чолганышка эләгә, аннары фашист әсирлегенә эләгә, Бухенвальд, Баден-Баден, Магдебург концлагерьларында авыр сынаулар уза. 1989 елда вафат була.

Арсланов Тимер Гәрәевич (Арсланов Тимер) — 1915 елның 1 маенда Туймазы районы Кәкребаш авылында туа. Сугыш башыннан Җиңү көненә кадәр фронтта була, ике тапкыр яралана һәм контузия ала. Башкортстанның язучылар берлеге әгъзасы. 1980 елда вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100