news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли китап» нәшриятында «Бөек Ватан сугышы хатлары, солдат хатирәләре» китабы чыкты

Әлеге басмада Татарстан, Башкортстан, Ульяновск, Самара өлкәләрендә туган, сугышта катнашып исән калган һәм фронтта һәлак булган милләттәшләребезнең 100 хаты тупланган.

«Милли китап» нәшриятында «Бөек Ватан сугышы хатлары, солдат хатирәләре» китабы чыкты
https://kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм аның «Милли китап» нәшрияты тарафыннан нәшер ителә торган «Татар археографиясе» сериясендә 25 нче китап дөнья күрде. «Бөек Ватан сугышы хатлары, солдат хатирәләре» («Хатлар, хатирәләр») исемле әлеге китап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Материалларны өйрәнеп, китапны төзүче, басмага әзерләүче — археограф, текстолог, филология фәннәре кандидаты, китапханә хезмәткәре Раиф Мәрданов. Әлеге китапта, Татарстан районнарыннан тыш, Башкортстан, Ульяновск, Самара өлкәләрендә туып үскән, Бөек Ватан сугышында катнашып, исән калган һәм фронтта һәлак булган 22 милләттәшебезнең 100 данә хат текстлары нәшер ителгән.

Бөек Ватан сугышы чорында яуда булган яисә тылда хезмәт куйган батырлар, аларның язмышлары турында мәгълүматлар безнең көннәргәчә төрле документаль чыганакларда сакланып калган. Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә дә фронт хатлары, хатирәләр һәм истәлекләр тупланып бара.

Әлеге басмадагы материаллар ике төркемгә бүлеп тәкъдим ителгән. Беренче өлештә Бөек Ватан сугышында катнашкан милләттәшләребезнең хәрби өйрәнү урыннарында һәм фронтның алгы сызыгында булган вакытта язылган хатлары урын алган. Икенчесендә фронтовик Абдулла Галимуллин һәм Салихҗан Мәрдановның сугыш һәм әсирлек турындагы хатирәләре бирелгән.

Авторлар хакында кыскача мәгълүмат, фоторәсемнәре, кайбер хатларның фотокүчермәләре дә бар. Китап битендәге һәрбер хат иле өчен үз гомерләрен корбан иткән солдатларның сагышлары, сагынулары, күз яшьләре һәм якыннарына булган мәхәббәтләре белән сугарылган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100