news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә татар шагыйрьләренең иҗади кичәсе була

Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелә.

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). 14 августта Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы флагына Мәскәү гербын тантаналы рәвештә беркетү һәм Татарстан Республикасының халык шагыйрьләре белән иҗади очрашу узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр ителә.

Чара Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында була.

Очрашуда Данил Салихов, Равил Фәйзуллин, Марсель Галиев, Рәмис Аймәт, Шәмсия Җиһангирова катнаша. Кичә барышында аларның шигырьләры һәм җырлары яңгыраячак. Концерт номерлары белән Гүзәл Әхмәдиева, Ләйсән Минһаҗева, «Ильдан» бию ансамбле һәм «Нур» ансамбле чыгыш ясаячак.

Чара 18:00 сәгатьтә башлана. Роспотребнадзор таләбе буенча шәхси саклык чараларыннан булу сорала, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100