news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эдуард Хәйруллин Милли китапханә урнашкан Ушкова йортына онлайн экскурсия үткәрде

Онлайн-экскурсия барышында шинуазри стилендә ясалган баскычны, ампир стилендәге парад залын, китап саклау урынын, йортның «яшел йөрәге» булган бүлмәне күрергә мөмкин.

Эдуард Хәйруллин Милли китапханә урнашкан Ушкова йортына онлайн экскурсия үткәрде
Илнар Төхбәтов

(Казан, 8 август, «Татар-информ»). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин үзенең «Новая Тартария» YouTube каналында Кремль урамындагы Ушкова йортының тарихы турында сөйләде. Гадәти булмаган объект Казанның кызыклы истәлекле урыннарының берсе булып тора, 1919 елдан бу йорт республика Милли китапханәсенең үзәк бинасы буларак билгеле.

1904 елда «П. К. Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте» предприятиясе хуҗасының бер улы Алексей Ушков кәләше Зинаида Высоцкаяга туй бүләге буларак йорт төзергә карар кыла. Проектны тормышка ашыру өчен Ушков Казан сәнгать мәктәбе һәм Казан университеты архитектор-төзүчесен Карл Мюфкены чакыра.

Мюфке төзелеш белән мавыгып китә һәм төзелеш баскычыннан егылып төшеп ике кабыргасын сындыргач та эшен ташламый. Ул вакытта модага кергәннең барысын бергә туплый һәм кабартылган каймаклы туй торты килеп чыга. 1908 елда йорт ачылганда аны шулай дип атаганнар», — дип сөйли Эдуард Хәйруллин.

Онлайн-экскурсия барышында шинуазри стилендә ясалган баскычны, ампир стилендәге парад залын, китап саклау урынын һәм йортның «яшел йөрәге» булган бүлмәне һ.б. күрергә мөмкин.

Революциядән соң Ушкова йортына эшче яшьләрне урнаштыралар һәм тулай торак оештыралар. Бәхеткә, китаплар җиңә һәм объект йөзләгән мең китаплы популяр китапханәгә әверелә.

«Хәзер китапханәне яңарту көтә. Китаплар өчен Милли мәдәни үзәктә яңа урын әзерләнә, ә Ушкова йорты реставрацияләнәчәк. Китапларны хәзер бәйлиләр һәм күчерүгә әзерлиләр», — дип сөйли Хәйруллин һәм казанлыларны, республика башкаласы кунакларын реставрация башланганчы бинага килергә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100