news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан рәссамнары мөхтәсибәт ярдәмендә Чистайны дөньяга татар шәһәре буларак ача

Казанда Татарстан рәссамнар берлегенең «Борынгы Чистай. Яңарыш» плэнеры нигезендә төзелгән күргәзмә ачылды.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан рәссамнар берлеге Чистай шәһәрен татар дөньясы буларак та ачкан. Казанда «Борынгы Чистай. Яңарыш» плэнеры нигезендә төзелгән күргәзмә ачылды.

«Бу Чистай мөхтәсибәтенең рәссамнар белән актив эшләвенә бәйле. Яңа плэнерда берничә рәссамыбыз алар янында яшәде, рамазан аена туры килгәч рәссамнар ифтар китерделәр. Без аларга үзебезнең эшләребезне бүләк итәбез», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Альберт Шиабиев.

Рәссамнарның «Борынгы Чистай. Яңарыш» күргәзмәсе бүген М.Горький һәм Ф.Шаляпин музее залында ачылды. Күргәзмә Россия Федерациясе Президенты гранты ярдәмендә үткәрелгән плэнер эшләреннән төзелгән.

«Мин бу күргәзмә белән Чистайда таныштым һәм шәһәр халкы өчен аның нинди зур мәдәни вакыйга икәнен күрдем. Хәзер ул Казан өчен кызыклы мәдәни вакыйга булыр дип уйлыйм. Әлеге эшләрдә Чистайны без ничек бар — шулай күрәбез», — диде ТР Мәдәният министрлыгының матбугат һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов күргәзмә ачылышында.

Ул Чистайны алдагы көннәрдә зур үзгәрешләр көтүен һәм бүгенге көненең шушы эшләрдә калачагын ассызыклады.

«Плэнерда егермеләп Татарстан рәссамы катнашты. Мондый проектлар безгә үз иҗади потенциалыбызны күрсәтү өчен кирәк. Яңа гына Аксубайда плэнерыбыз төгәлләнде, тагын берсе Зәйдә ачыла. Яңа грантлар оту өчен дә тырышачакбыз», — диде Альберт Шиабиев ачылу тантанасында.

Татарстаннан һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән кырыклап рәссам май аенда Чистайга плэнерга җыелган. 14 көн дәвамында — 3 — 17 май көннәрендә рәссамнар шәһәрнең борынгы йортларын, тарихи урыннарын ясаганнар. Плэнер азагына алтмыштан артык эш иҗат ителгән.

Плэнер эшләре башта Чистай халкына тәкъдим ителгән. Хәзер ул Казанда эшли. Соңрак Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт итә. Аннары Мәскәү һәм Санкт-Петербургта күргәзмәләр ачылачак.

Проект төгәлләнгәч, эшләрнең бер өлеше Чистай музей-тыюлыгына, Чистай шәһәренә һәм Чистай мөхтәсибәтенә бүләк ителәчәк.

Чистай проектының икенче өлешен рәссамнар бу шәһәрдә масштаблы реконструкцияләр тәмамлангач яңартылган шәһәрдә үткәрергә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100