news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ваһапов фестивале йолдызлары онлайн хәйрия концерты үткәрәчәк

Халыктан җыелган акча хастаханәдә дәваланучы балаларга әйберләр алуга тотылачак.

Ваһапов фестивале йолдызлары онлайн хәйрия концерты үткәрәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җырчылары иртәгә 19.00 сәгатьтә онлайн хәйрия концерты уздыра. Концерттан җыелган акча ДРКБның онкогематология һәм неврология бүлекләрендә дәваланучы балаларга тапшырылачак. Бу хакта Ваһапов фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов Инстаграмдагы битендә хәбәр иткән.

«Һәрберегезне онлайн-Сабантуйга чакырабыз! Бу гади генә концерт булмаячак. Сыйфатлы студия, иң шәп тавыш аппаратлары, югары дәрәҗәдәге видеосъёмка булачак. Сезнең өчен Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә җырлаячак. Концерттан соң без халык биргән акчага кирәкле әйберләр сатып алачакбыз һәм барысын да видеога төшереп чыгарабыз», — дип язган ул.

Аның сүзләренчә, концертка керү хакы — 200 сумнан башлана. «200, 500, 5000, 50000 сум бирергәме — моны бары тик халык хәл итә. Шулай итеп, бергәләп саваплы эш тә кылырбыз, күңел дә ачарбыз! Концерт „Вагаповский фестиваль“ YouTube каналында узачак. Аны бары тик туры эфирда гына карап булачак», — дигән Рифат Фәттахов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100