news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кайбыч районында яшәүче кул остасы ТАССРның 100 еллыгына эскәтер чиккән

Эскәтернең чит-читләре челтәрләп бәйләнгән, уртасында «ТАССР 100 ел» дигән язуы урнаштырылган.

Кайбыч районында яшәүче кул остасы ТАССРның 100 еллыгына эскәтер чиккән
http://kaibicy.ru/

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары»). Кайбычтагы Галия Кайбицкая исемендәге музейның бүләкләр коллекциясе тагын бер эксклюзив экспонатка баеды — бергә ике метр үлчәмдәге эскәтерне Чүти авылында яшәүче Румия Шитаева «Бүләк бирәм» акциясе кысаларында ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлап махсус бәйләгән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Эскәтернең чит-читләре челтәрләп бәйләнгән, уртасында «ТАССР 100 ел» дигән язуы урнаштырылган. Румия Шитаева осталыгын башкалар белән дә уртаклаша, белгәннәрен башкаларга да өйрәтә. Музейда сәламәтлеге чикле балаларның әниләре белән үткәргән мастер-класс барышында да энә белән бәйләү серләренә өйрәткән булган.

Якын киләчәктә аның кул эшләрен бергә туплаган шәхси күргәзмәсен оештырырга уйлыйлар, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100