news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстанда «Җиде егет» исемле реалити-шоу төшерә башлыйлар

Проект мәдәни традицияләрне, шул исәптән халык кәсепләрен саклап калуга һәм пропагандалауга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Башкортстанда «7 егет» реалити-шоуының икенче сезонын төшерү башлана. Фильмнар республиканың Зиләир һәм Зиянчура районнарында — Урал артының матур почмакларында узачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Тамашага Башкортстан республикасыннан иң оста балалар сайлап алынды: алар Ишембай, Зиянчура, Белорецк, Көергәзе, Баймак, Учалы районнары һәм Уфа шәһәреннән.

Реалити-шоу дәвамында җиде катнашучы үзләрен стандарт булмаган шартларда ныклыкка сынаячак.

Проект мәдәни традицияләрне, шул исәптән халык кәсепләрен саклап калуга һәм пропагандалауга, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә, туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. «7 егет» — «7 джигитов» проекты 2019 елның сентябрендә Башкортстан спутник телевидениесендә старт алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot