news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстанда «Бишек. Халкымның бишек җырлары» проекты башланды

«Тамыр» балалар-яшүсмерләр телеканалы һәм «Ана йөрәге» Аналар советы халыкның бай җыр мирасын саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлек башлый.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Башкортстанда «Бишек. Халкымның бишек җырлары» яңа проекты башланды. Әлеге проект халыкның бай җыр мирасын саклауга һәм үстерүгә йөз тота. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

«Тамыр» телеканалы директоры, Башкортстан Иҗтимагый палатасы һәм «Ана йөрәге» Әниләр советы әгъзасы Гөлназ Колсарина фикеренчә, безнең көннәрдә баласына бишек җырлары җырлаган әти-әниләр сирәк очрый.

«Замана әти-әниләренең бишек җырлары җырларга вакыты юк һәм балалар бик мөһим әйбердән мәхрүм кала. Бишек җырлары тыңламый үскән бала аны үз сабыйларына да җырламаячак. Бишек җырларының юкка чыгу куркынычы барлыкка килә. Моңа юл куярга ярамый», — дип сөйләде ул.

Проектны Башкортстан Башлыгының республикадагы дәүләт телләрен һәм Башкортстан халыклары телләрен саклау һәм үстерү өчен бирелгән гранты акчасына Башкортстан Гражданлык җәмгыятенә ярдәм итү фонды ярдәме белән «Тамыр» балалар-яшүсмерләр телеканалы һәм «Ана йөрәге» Аналар советы тормышка ашыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100