news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех һәм Ирек Шәрипов Якутиянең Почет билгесен алды

Татарстанда Якутия Республикасы көннәре бара.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан һәм Якутия республикалары вәкилләре ике республиканың дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасы бүген Казан Ратушасында «Якутия — Татарстан» регионара форумы кысаларында булды.

Татарстан халыклары дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов Саха Республикасының «Тынычлык һәм халыклар дуслыгын ныгыту өчен» Почет билгесе белән бүләкләнде.

Тагылган якут кинорежиссеры Никита Аржаков, Якутия халык язучысы Николай Лугинов, RUM анимация студиясе генераль директоры Игорь Шарин «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде.

Татарстанда Якутия Республикасы көннәре бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100