Зилә Вәлиева: “Татарстан белән Согуд Гәрабстаны арасындагы мөнәсәбәтләр киләчәктә дә нәтиҗәле булсын”

Зилә Вәлиева: “Татарстан белән Согуд Гәрабстаны арасындагы мөнәсәбәтләр киләчәктә дә нәтиҗәле булсын”

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Ике изге шәһәр — Мәккә һәм Мәдинә”, “Сынлы сәнгать күргәзмәсе”, “Пальма агачы” дигән күргәзмәләр ачылды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбсары — мәдәният министры Зилә Вәлиева белән Согуд Гәрабстаны Корольлегенең Мәдәният һәм мәгълүмат министры Айяд Әмин Мадани, шулай ук күпсанлы башкала кунаклары катнашты. Күргәзмәләр Татарстанда узучы Согуд Гәрабстанының Мәдәният көннәре кысаларында оештырылды.

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге изге урыннардан булган Аллаһ йортларына Гәрабстан дәүләте аеруча игътибар бирә һәм аны күз карасыдай саклый.

Дәүләт белән Король Абдул Азиз идарә иткән чордан алып, бирегә хаҗ кылырга килүчеләргә, мәчеткә йөрүчеләргә һәм иман йортларына кайгыртучанлык күрсәтелә. Моннан тыш, хаҗ кылучыларның сәфәре имин булсын, алар исән-сау йөреп кайтсыннар өчен, аларның юлларын куркынычсыз итү дә каралган.

Бүген ачылган Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендәге мәчетләрне, аларны реконструкцияләү вакытларын, шулай ук изге урыннарда хаҗ кылган вакытларны чагылдырган “Ике изге шәһәр — Мәккә һәм Мәдинә” күргәзмәсе, гарәп мәдәнияте белән кызыксынучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Икенче залда фоторәсемнәр урын алган иде. Аларда гарәпләрнең көнкүреше, яшәү рәвеше чагылыш таба. “Гарәп каллиграфиясе” күргәзмәсендә гарәп язуы үрнәкләрен күзәтергә мөмкин иде. Моннан тыш, аерым игътибарга лаек пластик сәнгать эшләре дә сәнгать сөючеләрне таң калдырды.

Мөселманнар тормышында хөрмә (финик) пальмасы һәм аның җимешләре аерым бер урын алып тора. Шуңа да ул дәүләт символы итеп кабул ителгән.

Әлеге агач биредә яшәүчеләргә җимешләре белән генә түгел, ә яфраклары белән дә файда китерә. Пальма яфракларыннан осталар тарафыннан көнкүреш кирәк-яраклары, тирмәләр эшләнә. Күргәзмәдә шундый бик күп төрдәге кул эшләре һәм хөрмә җимешенең күпсанлы төрләре дә куелган иде.

Гәрабстан кунаклары, музейда урын алган экспонатлары аша, бирегә килүчеләрне үзләренең яшәү рәвешләре, сәнгатьләре, мәдәниятләре белән таныштырды.

“Татарстанда Согуд Гәрабстаны көннәре дәвам итә. Кичә без гарәпләрнең фольклор үрнәкләре белән танышкан идек. Бүген, Гәрабстан министры билгеләп үткәнчә, “Гәрабстанга дөньясына бер кечкенә тәрәзә” булган менә шушы күргәзмәдә без шактый бай мәгълүмат тупладык.

Киләчәктә дә ике арадагы мөнәсәбәт нәтиҗәле булсын иде”, - дигән теләктә калды Зилә Вәлиева.

Изге урыннарны искә төшереп торсын дип, Гәрабстан делегациясе тарафыннан мәдәният министрлыгына, Кәгъбәтулла рәсеме төшкән картина һәм Зилә Вәлиевага хөрмә җимешләре салынган сумка бүләк ителде.