Башкортстан матбугаты вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәменә әзерләнә

Башкортстан матбугаты вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәменә әзерләнә

(Уфа, 8 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Республикасы матбугаты вәкилләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләргә әзерләнә. Шушы уңайдан Уфада Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе җитәкчеләре, әлеге чарага соңгы әзерлекләрне тикшерү өчен, утырыш үткәрде.

Идарә җитәкчесе урынбасары Фәнил Кодакаев әйтүенчә, быелгы мәдәни чаралар да Башкортстан Матбугаты көнендә – 14 июньдә оештырылачак. Барлык тантаналар да республика газета-журналлары урнашкан Матбугат йорты бинасы алдында узачак. Анда барлык рәсми матбугат басмалары һәм кайбер шәхси нәшрият йортлары журналистлары һәм хезмәткәрләре үзләренең газета-журналларын, башка басма әйберләрен күрсәтергә җыена.

Бәйрәм киң колачлы була. Һәр редакция иҗат көчләре аерым-аерым күргәзмә әсбапларын әзерләп, махсус стендларга урнаштыра. Шунда ук укучылар үзләре теләгән басмаларга икенче яртыеллыкка языла да ала. Укучылар арасында төрле бәйгеләр дә оештырыла, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.

Биредә абунәчеләр үзләре яратып укыган газета-журналлар хакында тулы мәгълүмат алу мөмкинлегенә дә ия булачак. Журналистлар белән күзгә-күз карашып танышу һәм аралашу форсаты да көн дә тиеп тормый. Монысы да бик кулай була бәйрәмгә килүче абунәчеләргә.

Башкортстан татар басмалары да бу бәйрәмдә күргәзмә почмакларын әзерли. “Өмет”, “Кызыл таң”, “Атна” газеталары, “Тулпар” журналы биредә үзләренең басмаларын гына түгел, ә өстәмә эшчәнлек продукциясен дә – реклама әсбапларын, төрле буклетларны, каталогларны, күренекле сәнгать осталарының календарьларын да тәкъдим итәчәк.

Башкортстандагы татар басмалары арасында соңгы елларда танылган журналист Рәдис Ногманов җитәкчелек иткән “Өмет” татар газетасы бик укымлы басмага әйләнде. Россиядә татар телендә чыгучы басмалар арасында да иң яхшысы дип табылган газета мөхәррире әйтүенчә, Матбугат көнендә үз укучыларың белән очрашу, күзгә-күз карап, аралашу да бәйләнешләрне ныгытуга этәргеч бирә. “Шуңа да без һөнәри бәйрәмебезне ел да көтеп алабыз һәм аңа ныклы әзерләнәбез”, - ди Р. Ногманов.