Тиңдәшсез хәзинә үз укучыларын табачак

Тиңдәшсез хәзинә үз укучыларын табачак

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Удмуртиянең танылган татар язучысы өлкән яшьтәге Габдулла ага Галиевнең “Минем бабам умартачы” дип исемләнгән чираттагы китабы дөнья күрде. Язучының Ижевски республика типографиясендә 500 данә тираж белән басылган бу җыентыгына соңгы елларда иҗат ителгән кыска хикәяләре тупланган. Ерак канкойгыч сугыш елларында һәм безнең көннәрдә татар авылында яшәүче балаларның көндәлек тормышыннан алынган гап-гади, шул ук вакытта гыйбрәтле дә хәлләр турында язылган бу китапта. Шуңа күрә дә, укучыны ул битараф калдырмас, уйландырыр, дигән фикер туа. Чөнки анда шушы җирлектә туып-үсеп тормыш иткән реаль кешеләр турында язылган.

Җыентыкны нәшер итүдә Удмуртия татарларының “Яңарыш” газетасы хезмәткәрләре, аерым алганда, газетаның баш мөхәррир урынбасары Закуан ага Нуретдин зур өлеш керткән. Китапка кергән унбер хикәянең һәрберсе газета битләрендә басылып чыккан. Китап җирле рәссам Әхәт Фәррәховның иллюстрацияләре белән бизәлгән. Аның әдәби яктан эшләнеше дә югары дәрәҗәдә. Аз гына тираж белән дөнья күргән бу тиңдәшсез хәзинә китап кибетләре, китапханәләр аркылы тиз арада киң татар җәмәгатьчелегенә һәм укучыларга таратылырга тиеш. Бу эштә республиканың татар милли-мәдәни мохтәрияте ярдәм кулын сузар дигән өмет бар.