news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ханты-Манси автономияле округы-Юграда Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре башланды

Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре Башкортстан Республикасы Гражданнар җәмгыятенә ярдәм күрсәтү фонды теләктәшлегендә Башкортстан Республикасы Башлыгының грант акчаларына үткәрелә.

(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). 7-10 апрельдә Ханты-Манси автономияле округы-Юграда Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре уза.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, чараларны Нижневартовск, Лянтор шәһәрләре һәм Нижнесортымский бистәсендә үткәрү планлаштырылган.

Бүген Нижневартовск Милли мәдәниятләр үзәгендә Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләре башкорт иҗтимагый оешмалары һәм ата-аналар берләшмәсе җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашты.

Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре Башкортстан Республикасы Гражданнар җәмгыятенә ярдәм күрсәтү фонды теләктәшлегендә Башкортстан Республикасы Башлыгының грант акчаларына үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot