Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар дәүләт филармониясендә «Виртуаль концерт залы» проекты дәвам итәчәк
Дистанцион концертларны трансляцияли башлаганнан бирле әдәби-музыкаль кичәләрне карау 30 тапкырга арткан.
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, коронавирус пандемиясе һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, 18 марттан 15 апрельгә кадәр «Виртуаль концерт залы» проектын башлап җибәргән иде. Алга таба да тамашачыларга концертларның архив язмаларын карау мөмкинлеге булдырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га филармониянең матбугат секретаре Зимфира Гыйльметдинова хәбәр итте.
Интернет челтәрендә ачык урнаштырылган ун концертны үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң карау бу көннәрдә 94тән 2779 га кадәр арткан. «Безнең концертларны караучылар саны артты - кешеләр музыкадан башка тора алмый!» — диде Зимфира Гыйльметдинова.
Гамәлгә ашырылган виртуаль музыкаль кичәләр арасында бер онлайн-трансляция дә бар — 24 мартта узган филармония джаз оркестры концерты. Онлайн-трансляцияләр барлыгы дүрт, аннан соңгылары «тере» концерт итеп планлаштырылган булган. Әмма дистанцион концертлар пандемия белән бәйле чикләүләрне көчәйтү һәм хәтта иҗат коллективларына да бергә җыелу мөмкинлеге булмау аркасында гамәлдән чыгарылган.
15 апрельгә кадәр Татар филармониясе үзләрендә элек үткән концертларның тагын дүрт видеоязмасын урнаштырачак. Аларны филармония сайтында «Виртуаль концерт залы» битендә, шулай ук «Орфей» радиосы, «Ваш досуг» порталы, доступвсем.рф, филармониянең YouTubе- каналында, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә табарга һәм карарга була.
Иртәгә, 9 апрельдә, социаль челтәрдә Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Тукай исемендәге премия лауреаты Айдар Фәйзрахмановның юбилей концерты булачак . 11 апрельдә -Татарстан Республикасының «Гәрәбә» Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концерты. 13 апрельдә филармония әдәби-музыкаль лекторийда Рөстәм Галич катнашындагы Сергей Есенинга багышланган әдәби-музыкаль спектакль. 15 апрельдә «Шагыйрьләр балы» (Михаил Лермонтов) ТР әдәби- музыкаль лекторийның концерт кичәсе урнаштырылачак.
Татар филармониясе матбугат хезмәтендә концертларны теләсә кайсы интернет-браузер аша карарга була, диделәр. Аның өчен махсус теркәлү кирәк булмаячак һәм пауза, тавышны көйләү, тулы экранлы режим, фрагментны вакыт буенча сайлап алу мөмкинлеге булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз